Хәвеф-хәтәр
17 апрель 2022, 15:06

Тагын зур юл авриясе

Пассажирлар белән автобус аварияга юлыккан.

Тагын зур юл авриясеТагын зур юл авриясе
Тагын зур юл авриясе

Бүген, 18.30 тирәсендә, Авыргазы районында пассажир автобусы катнашлыгындагы авария теркәлде, дип хәбәр итә ЮХХДИ матбугат хезмәте. Уфа-Ырынбур трассасының 82 кмында юл-транспорт вакыйгасы булган.

“Беренче хәбәрләр буенча, Газель автобусының хәрәкәт вакытында тәгәрмәче шартлаган. Шуңа күрә, автобус электр баганасына бәрелә, аннары юл астына төшеп ава. Авария нәтиҗәсендә өч пассажир төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә салынган. Автобуста 19 пассажир булганы билгеле ", -диелә ЮХХДИ идарәсе хәбәрендә.

Инспекторлар авриянең төгәл сәбәпләрен ачыклауны дәвам итә

Чыганак: ЮХХДИ матбугат хегмәте

Фото: ЮХХДИ матбугат хезмәте

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас