Хәвеф-хәтәр
17 апрель 2022, 12:24

Исән калганмы?

Бөредә 22 яшьлек егет дүртенче каттан егылып төшкән.

Исән калганмы?Исән калганмы?
Исән калганмы?

Кичә төнлә, 16 апрельдә, Бөре районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә ашыгыч хәбәр килгән. Калинин урамында урнашкан йортның тәрәзә турысында җирдә яшь егетне яткан.

"Билгесез сәбәпләр аркасында ул дүртенче каттан егылып төшкән һәм исән калган. 22 яшьлек зыян күрүчене район хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә алып киткәннәр. Табиблар аның баш мие селкенүен ачыклаганнар", - дип хәбәр ителә.

Хәзер хокук сакчылары бу аяныч хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын билгели.

Ксения Калинина фотосы,

Чыганак: "Башинформ"

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас