Хәвеф-хәтәр
17 апрель 2022, 06:54

Җиде айлык баланың йөрәге тибүдән туктаган

Уйламаган җирдән әти-әнисенә зур кайгы килгән.

Җиде айлык баланың йөрәге тибүдән туктаганҖиде айлык баланың йөрәге тибүдән туктаган
Җиде айлык баланың йөрәге тибүдән туктаган

Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче яшь балалы бер гаиләдә аяныч хәл булган.

15 апрель кичендә җиде айлык сабыйның йөрәге тибүдән туктаган. Баланың якыннары, тын алмый башлагач, ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Табиблар баланы тикшергәч, үлемен раслаганнар.

"Сабыйның үлеменең төгәл сәбәпләрен билгеләү өчен судмедэкспертизага җибәрделәр. Ике яклы пневмониягә охшаган", - дигәннәр.

Пневмония – күкрәк читлеге органнары авыруларының зур төркеме, инфекция эләгү нәтиҗәсендә үпкә ялкынсыну дигән сүз. Нинди генә булмасын, безнең организмыбызны кислород белән туендыручы органның җитди ялкынсынуы ул.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас