Хәвеф-хәтәр
15 апрель 2022, 05:12

Самокат белән машина астына кергән

Ни кызганыч, кайсыберләр юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен онытып җибәрә...

скриншот видеоскриншот видео
скриншот видео

Юлларның кардан ачылуы булды, яшьләр, балалар самокатларда йөри башлады. Ләкин, ни кызганыч, кайсыберләре юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен онытып җибәрә.

Шушы көннәрдә Салават шәһәрендә чүп машинасы электр самокатында йөрүче малайны бәрдергән. Бу күңелсез хәл видеокамераларга эләккән. Кадрларда күренүенчә, бала махсус техника алдыннан юлга килеп чыга, чүп машинасына барып бәрелә һәм асфальтка егыла.

Ярый әле водитель чүп машинасын иң акрын тизлектә генә алып китеп барган. Ул шунда ук малайга ярдәмгә ашыга.

Әйтүләренчә, бәхеткә, малай артык зыын күрмәгән. Бу хәл аның куркуы белән генә тамамланган.

Ә машина зур тизлектә барган булса?.. Самокатта йөрүнең хәвефле икәнлеген онытмасыннар иде дә бит.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас