Хәвеф-хәтәр
15 апрель 2022, 18:25

Коткара алмаганнар...

Бу аяныч хәл Салават районының Мәхмүт авылында булган.

Коткара алмаганнар...Коткара алмаганнар...
Коткара алмаганнар...

15 апрель көнне, 17.45 сәгатьтә коткаручыларга Салават районының Мәхмүт авылындагы бер йорт яна башлавы турында хәбәр килгән.

Урынга тиз вакыт эчендә коткаручылар, Аркаул авыл советының ирекле янгын сүндерү командасы, шулай ук башка ашыгыч хезмәтләр җибәрелә. Бүрәнә йорт тиз яна шул, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә 8×8 м зурлыктагы йортны ут ялмап алган була.

"Кызганычка каршы, янгын сүндерү барышында 1965 елгы ирнең көлгә әйләнеп барган гәүдәсе табылган", - дип хәбәр иттеләр БР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Янгынның сәбәбе ачыклана, оператив төркем эшли.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас