+28 °С
Болытлы


Благовещен районында бүген зур авария теркәлгән. Кызганычка каршы, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә үлүче дә бар. БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, авария Уфа-Яңавыл автомобиль юлыныэ 71нче километрында теркәлгән.
“УАЗ Патриот”, “КамАЗ” бензовозы һәм Skania йөк машинасы бәрелешкәннәр. “КамАЗ” водителе ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үк якты дөнья белән хушлашкан. Бензовозның резервуары буш булган.
Әлегә авария сәбәпләре ачыклана.
Чыганак: bashinform.ru