

Елгалар ташкан чак.
Синоптиклар быел ташу көчле булмаячак дип ышандырса да, коткаручыларга әле тегендә, әле монда су басулар турында хәбәрләр килеп тора. Быелгы ташкын хәвефе чорында 330дан артык хәбәр килүе билгеле иде.
Ташу башланганнан алып, 5 муниципалитетта – Архангель, Белорет, Дуван, Иглин һәм Уфаның Дим районында – су басуның 6 очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә 45 йорт, 97 ишегалды, 3 юл участогы су астында калган.
Елгаларда су күтәрелү дәвам итә. Мәсәлән, соңгы тәүлектә Агыйдел елгасы Бөре янында бер тәүлектә 105 сантиметрга күтәрелгән, Караидел елгасы Нуриман районының Красный Ключ авылы янында 86 сантиметрга арткан.