Хәвеф-хәтәр
14 апрель 2022, 08:03

Кызының элмәккә кергәнен күргәч...

Ананың йөрәге ярылган.

Кызының элмәккә кергәнен күргәч...Кызының элмәккә кергәнен күргәч...
Кызының элмәккә кергәнен күргәч...

Авыргазы районында коточкыч вакыйга булган: 38 яшьлек кызының муенына элмәк кигәнен күргән ана шунда егылып йөрәге ярылып үлгән.

Аның ачыргаланып кычкырган тавышына гаилә башлыгы йөгереп чыга, кызын элмәктән кисеп төшереп өлгерә, әмма 61 яшьлек хатынын коткара алмый кала. Кызы исән калган, әмма аның ни өчен бу адымга баруын берсе дә аңлый алмый.

Күршеләре гаиләдә җәнҗал чыккан, дигән фикердә. Әмма әтиләре бу фактны кире кага. Әлеге вакытта кызны хастаханәгә илткәннәр, аның психик авыруы барлыгы ачыкланган.

Чыганак: tatpressa.ru

 
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас