+20 °С
Болытлы


Кичә төнге уникеләр тирәсендә Стәрлетамакта Ырынбур трактында билгесез водитель 60 яшьлек җәяүлене бәрдергән. БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, юл кагыйдәләрен бозучы авария урыныннан качкан. Пенсионер ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үк үлгән.
Авариядә шикләнелгән 33 яшьлек ир ярты сәгатьтән соң вакыйга урынына килгән. Аның BMW детальләре экспертизага юнәлтелгән.
Тикшерү нәтиҗәсендә авария яәбәпләре ачыкланачак.
Чыганак: bashinform.ru