

Кичә социаль челтәрләрдә Сибайда бер ирнең 9 яшьлек малайны кыйнаганын тасвирлаган видеоязма таралды. Вакыйга белән таныш чыганак 31 яшьлек ирнең сәламәтлеге белән проблемалары барлыгын, аның тыелган препаратлар кабул итүен сөйләде.
“Тоткарланган ир наркологта исәптә тора. Моңа кадәр ул җәмәгать урыннарында исерек йөргәне, шулай ук хулиганлык өчен административ җаваплылыкка тарттырылган булган. Сөйләмендә дә проблемалар күзәтелә. Бала-чаганың аны ирештерүе һәм көлүе дә шул сәбәпле булгандыр”, – дип аңлата вакыйга белән таныш кеше.
Исегезгә төшереәбез, 11 апрельдә Сибайдагы бер балалар мәйданчыгында әлеге шикләнелүче ир, хулиганлык кылу нияте белән балаларның артларыннан бастырган. 9 яшьлек малайны куып тоткач, ул аны җиргә егып салган, һәм берничә тапкыр суккан. Баланы кыйнаганнан соң иргә самосуд оештырганнар. Мобиль телефонга төшерелгән видеоязмадан күренүенчә, ирләр аны уратып алган, ә берсе суккалаган.
Әлеге вакытта иргә карата чикләү чарасы кабул итәргә тиешләр. БР буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, шушы көннәрдә ул психологик-психиатрия суд экспертизасы үтәргә тиеш. Сүз дә юк, беркемнең дә икенче кешегә кул күтәрергә хакы юк. Әмма балаларның бу ирне ирештерүләрен мин аңламыйм...
Чыганак: bashinform.ru