Хәвеф-хәтәр
12 апрель 2022, 11:19

45 яшьлек хатын поезд астында калган

Бу хәл Чишмә станциясендә булган.

45 яшьлек хатын поезд астында калган45 яшьлек хатын поезд астында калган
45 яшьлек хатын поезд астында калган

Үзәк төбәкара тикшерү идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 11 апрель кичендә Куйбышев тимер юлының Чишмә станциясендә 45 яшьлек хатын-кыз поезд астында калып үлгән. 

Поезд машинисты хатынны күрү белән тормозга баскан һәм көчле тавышлы сигнал да биргән, әмма хатын авыр җәрәхәтләргә түзә алмыйча үлгән. Тикшерүчеләр фаҗиганең барлык шартларын билгеләп, тикшерү эшләрен башлаган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас