Хәвеф-хәтәр
11 апрель 2022, 08:04

Юрүзән елгасы гомерен өзгән

Яр читеннән китеп барганда ялгыш суга төшеп киткән.

Юрүзән елгасы гомерен өзгәнЮрүзән елгасы гомерен өзгән
Юрүзән елгасы гомерен өзгән

 Салават районы елгасында хатын-кыз мәете табылган.

Бу хәл узган ял көннәрендә Мәчетле авылында булган. Шул авылда яшәүче бер ханым Юрүзән елгасы ярыннан китепбарган. Бу көнне ул бераз салмыш булган дигән хәбәр дә бар. Шулай атлап барганда ул ялгыш суга төшеп киткән дә, кире ярга чыга алмаган, диләр.

Хатынның үле гәүдәсен суда авылдашлары күреп калган һәм шундук ашыгыч хезмәтләргә хәбәр иткәннәр. Полицейскийлар мәетне судан табып, аны судмедэкспертизага җибәргәннәр.  аяныч хәлнең сәбәпләре ачыкланачак, әле тикшерү эшләре бара.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас