

Елгаларда боз кузгала башлады. Агыйделнең башкала яныннан аккан урыннарында бозлар юлга чыкты да инде. Димәк, тиздән елгалар таша башлаячак.
Ташуның иң көчле чагы кайчан булыр? Бу сорауга Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров Республика белән идарә итү үзәгендә үткән оператив киңәшмәдә җавап бирде.
“Башгидрометүзәк мәгълүматлары һәм экспертлар фаразларына ярашлы, ташуның иң югары ноктасы апрельнең өченче декадасында көтелә”, – диде ул.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров ташкын мәсьәләсен җитди контрольдә тотарга кушты. “Кешеләр бәла белән ялгызлары калырлык булмасын”, – диде ул.
“Сезнең бурыч – хәвеф-хәтәрне алдан кисәтү, ә аннары аның белән көрәшү”, – дип тә өстәде Радий Фәрит улы.