Хәвеф-хәтәр
9 апрель 2022, 17:26

Янгын сүндерү җайланмасы коткара

Юл йөрү кагыйдәләре Кодексына үзгәрешләр кертелгәннән соң техник тикшерү вакытында янгын сүндерү җайланмасы булу таләбе бетерелде.

Янгын сүндерү җайланмасы коткараЯнгын сүндерү җайланмасы коткара
Янгын сүндерү җайланмасы коткара

Элек инспекторлар юлда туктатканда да аптечка, огнетушитель, авария билгесе булуына махсус игътибар итәләр иде. Аларның берәрсе булмаса техник тикшерү үткәрмиләр, борып кайтара торган иделәр. Әйткәнемчә, хәзер аларны йөртү мотлак түгел. Шулай да үзегезнең хәвефсезлек өчен аларны йөртергә кирәк, ди белгечләр. Республика буенча елына 80ләп автомобильгә ут кабу очрагы теркәлә. Мисал өчен быел Кырмыскалы районында гына да 3 автомобиль янгын чыгып зыян күргән. Теләсә кайсы транспорт чарасы хәвеф чыганагы икәнлеген онытмыйк. Ягулык системасының һәм электр үткәргечләрнең төзек булмавы янгын чыгу куркынычын бермәбер арттыра. Мондый очракта автомобиль хуҗаларына үзләреннән башка беркем дә ярдәм итә алмый. Гади генә янгын сүндерү җайланамсы да техникага капкан утны үзаллы сүндерергә һәм зур казадан сакларга ярдәм итә. Тиздән эссе вакытлар җитәчәк, бу айларда янгын сүндерү җайланмасы йөртү аеруча мөһим. Катгый таләп булмагач, аны йөртүчеләр дә кимиячәк. Димәк, ут каба калса, читләрдән ярдәм көтеп булмаячак. Хәвефсезлекне беренче чиратта үзебез кайгыртырга тиешбез, юлдашлар.

Фото: Ачык чыганактан

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас