Хәвеф-хәтәр
8 апрель 2022, 04:56

Яшь кыз кыядан егылып төшкән

Күңелсез хәл Күгәрчен районында булган...

Социаль челтәр.Социаль челтәр.
Социаль челтәр.

Кичә, 7 апрельдә, кичен Күгәрчен районында күңелсез вакыйга була.

Йомагуҗа сусаклагычында 22 яшьлек кыз кыядан егылып төшә. Бу хакта республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вакыйга урынына табиблар һәм полиция килә. Кызның төрле тән җәрәхәтләре алуы ачыклана. Аны Күмертауның шәһәр дәваханәсенә алып китәләр.

Кыялар – бик куркыныч урын. Бигрәк тә язгы дымлы чакта аяк шуып тора, шуңа бу чорда кыя башларында йөрмәү хәерле, дип кисәтә коткаручылар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас