

Уфада полиция бүлегенә 24 яшьлек кыз мөрәҗәгать иткән. Кредит буенча бурычы җыелуын искәртеп, аңа банктан шалтыратканнарын сөйләгән. Ә эш шунда ки, кыз бер банктан да акча алганы булмаган. Банк бүлекчәсенә барып тикшергәч, шул ачыкланган: элек йөргән егете дистанцион рәвештә аңа 950 мең сум күләмендә кредит рәсмиләштергән. Егет акчаны алган, әмма кредитын бер ай да түләмәгән. Кыскасы, акчаны алган да качкан.
Хәзер инде тикшерү эшләре башланган.
Уфада моңа охшаш тагын бер булган. 31 яшьлек хатын зур күләмдә сумма югалткач, акчасын кире кайтаруда ярдәм сорап, хокук саклау хезмәткәрләренә килгән.
Ул хәбәр иткәнчә, инвестиция компаниясе хезмәткәрләре аңа финанслар өлкәсендә югары керемле эш тәкъдим иткән. Кыз ышанып, инвестицияләр өчен акча салган. Ул билгесез счетларга 600 мең сум акча күчергән, тик вәгъдә ителгән керемне алмаган.
Мошенниклар аның белән элемтәне өзгән.
Фото: ГТИ РБ