Хәвеф-хәтәр
7 апрель 2022, 11:29

Ач аю пошига ташланган

“Поши чаба. Аның муенына аю ябышкан. Җибәрми...” – ди кадр артындагы кеше.

www.ntv.ruwww.ntv.ru
www.ntv.ru

Аюлар кышкы йокыдан уяна башлады. Шундый ач аюларның берсе шушы көннәрдә пошига ташланган. Әмма ул тамагын туйдырырга өлгәрә алмый калган – урман кисүчеләр ниятен тормышка ашыруга комачаулаган. Бу хакта “Моя Уфа” телеграм-каналы хәбәр итә.

Әлеге вакыйгага шаһит булган урман кисүчеләр шунда ук пошига ярдәмгә ашыккан. Алар, бензопычкыларын кабызып, аюны куркытырга керешкнәннәр.

“Поши йөгерә. Аның муенына аю ябышкан. Аю пошины җибәрми, үзе шактый зур”, – ди бу хәлне видеога төшерүче.  

Соңыннан нәрсә булып беткәндер – анысы билгеле түгел. Шулай да поши исән калгандыр дип ышанасы килә.

Әлеге видео яшен тизлегендәй төрле пабликларга таралды. Кайсыберләрендә вакыйга Бөрҗән районында булган дигән хәбәр дә бар иде. Әмма “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы язуынча, республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте бу хәлнең бер атна элек Тверь өлкәсендә булуын белдергән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас