Хәвеф-хәтәр
6 апрель 2022, 05:46

Ике кызны машина бәрдергән

Алар юлны җәяүлеләр кичүе аша чыкмакчы булган.

Социаль челтәрләрдән.Социаль челтәрләрдән.
Фото:Социаль челтәрләрдән.

Стәрлетамакта кичә көндез җирле халык коточкыч авариягә шаһит булган. Вокзальная урамы буйлап узып баручы  “ВАЗ-2199” машинасының ике укучы кызны бәрдерүен үз күзләре белән күрүен “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына сөйләгән. Кызлар юлны җәяүлеләр кичүе аша чыкмакчы булган.

“Һәлакәтне күрүчеләр кызларга ярдәмгә ашыккан, медиклар килеп җиткәнче алар беренче ярдәм күрсәтергә маташкан. Шок хәлендәге кызлар елый иде. Алар шулкадәр кызганыч”, – дип сөйли вакыйга шаһиты.

Авария урынына килгән ашыгыч ярдәм медиклары кызларны 1 санлы дәваханәнең хирургия бүлегенә алып киткән.

Соңрак 8 сыйныфта укучы кызлар җитди җәрәхәтләр алучы ачыкланды. Стәрлетамак дәваханәсендәге чыганак  14 һәм 15 яшьлек кызларның  икесенең дә оча сөяге сынган.  15 яшьлек кызга  баш мие селкенү, баш сөяге-ми җәрәхәте диагнозлары куелган. Кызлар әле табиблар күзәтүе астында.

Юл инспекторлары авария сәбәпләрен ачыклый. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас