Хәвеф-хәтәр
6 апрель 2022, 06:01

Быел ташкын көчле булырмы?

Боз кузгалуга санаулы көннәр калды.

bashinform.rubashinform.ru
bashinform.ru

Быелгы кыш карга мул булды: кеше буе кадәр көртләрне күптән күргән юк иде. Шуңа ташкын да көчле булыр микән дип борчыла кайсыберләр. Бу уңайдан синоптикларның фаразы бераз тынычландыра.

Башкортстанның гидрометүзәк җитәкчесе Вилора Горохольская әйтүенчә, бу язда ташкын уртача күпьеллык күрсәткечләрдән 10-35 процентка түбәнрәк булыр дип көтелә. Чөнки көзен туфракка артык дым эләкмәде: ул хәтта нормадан 40-45 процентка азрак булган. Җирнең туңу тирәнлеге дә нормадан 5-30 сантиметрга ким, диләр. Димәк, кар суы җиргә сеңә барачак. Елгаларда бозның калынлыгы да йокарак булган. Мәсәлән, Агыйдел һәм Караиделдә боз калынлыгы 30-61 сантиметрга җиткән, бу нормадан 5-30 сантиметрга түбән дип исәпләнә.

Елгаларда су запасы да уртача күрсәткечләрдән азрак, ди баш синоптик. Әйтик, шул ук Агыйдел елгасының үрге агымнарында һәм Нөгештә ул нормадан – 20 процентка, ә Димдә 48 процентка ким.

Узган елгы җәй бик эссе һәм коры булды шул. Шуңа көзгә таба яуган яңгырлар да җирнең сусынын баса алмады, елга-күлләр саекты, бәләкәйрәкләре бөтенләй кипте. “Былтыр ноябрьдә суның минималь дәрәҗәсе теркәлде – ул минус 170 сантиметрга төште” – ди “Агыйдел-Уфа” гидрология станциясе күзәтүчесе Владимир Идиатуллин.

Югарыда әйтелгәннәргә күз салсак, чынлап та, быел ташкын артык көчле булмас кебек. Ләкин табигатьнең – үз холкы. Шуңа әзер булу һич артык түгел. Былтыр, исегездәдер, кинәт җылыту сәбәпле, ташу көчле булды: 280 йорт һәм 2 мең тирәсе ихата су астында калды. Быел ташу вакытында су дәрәҗәсе үзгәрүен 54 гидропостта күзәтәчәкләр – бу 2021 елгыга караганда 10га күбрәк.

Ә ташу башланырга озак калмады. Боз Агыйделдә – 10-13 апрельдә, Караиделдә – 10-11ендә, Сим һәм Димдә 11 апрельдә кузгалыр дип фаразлана. Ә әлеге белгечләр елгаларны күзәтә, кирәк булган урыннарда бозларны шартлаталар. Әмма коткаручылар гына түгел, кешеләр үзләре дә зур суга әзер булырга тиеш, диләр алар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас