Хәвеф-хәтәр
5 апрель 2022, 05:52

Вирусолог коронавирусның яңа дулкынын фаразлый

Русиядә бу дулкын бер айдан башланачак, диләр.

lenoblinform.ru   Вирусолог коронавирусның яңа дулкынын фаразлыйlenoblinform.ru   Вирусолог коронавирусның яңа дулкынын фаразлый
Вирусолог коронавирусның яңа дулкынын фаразлыйФото:  lenoblinform.ru 

Русиядә бу дулкын бер айдан башланачак, диләр. Башка илләрдә актив таралган ВА.2 “стелс-омикрон” штаммы безгә дә килеп җитәчәк. Аеруча куркыныч инфекицяләр лабораториясенең җитәкчесе Александр Чепурнов шундый фикердә.

“Бу штамм омикронга караганда акрынрак таралчак, - ди ул. – Әмма илне яклар өчен Европа белән авиабәйләнешләрне туктатырга кирәк”. Әмма чирнең Истанбул, Дубай ягыннан килүе мөмкин. Бу илләр белән авиабәйләнешләр өзелмәгән.

Чыганак: tatpressa.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас