Хәвеф-хәтәр
5 апрель 2022, 05:49

Ут белән шаярмыйлар

Красноярск краенда ике дистә йорт янып көлгә әверелгән.

newvz.ru Ут белән шаярмыйларnewvz.ru Ут белән шаярмыйлар
Ут белән шаярмыйларФото:newvz.ru

Гадәттән тыш зәлләр министрлыгы хезмәткәрләре шимбә көнне иртән кабынган табигый янгынны сүндерү белән мәшгуль. Торак пункты янында чүп-чарга ут төрткәннәр һәм ул урманга күчкән. Каты җил эшкә комачаулый, дип хәбәр иткәннәр. 28 берәмлек техника, 130 кеше янгын белән көрәшүгә җәлеп ителгән.

ТАСС агентлыгы төбәк прокуратурасына сылтанып хәбәр итүенчә, янгын “Кооператор” дача җәмгыятенә дә күчкән. Әлеге вакытта егерме йорт янып көлгә әйләнгән.

Яз көне аеруча ут белән сак булуыгызны үтенәбез! Юк кына чүп-чар өеменнән дә зур янгыннан башлануы мөмкин!

Чыганак: tatpressa.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас