Хәвеф-хәтәр
5 апрель 2022, 14:19

Исерек хатын качмакчы булган

Ярый авария ясамаган... Ә бит салонда ике баласы булган

Исерек хатын качмакчы булганИсерек хатын качмакчы булган
Исерек хатын качмакчы булган

Салават шәһәрендә бер исерек хатын машинага ике бала утыртып, ЮХХДИ хезмәткәрләреннән качмакчы булган. Мәләвез районында кичке якта ДАИ хезмәткәрләренең игьтибарына Geely автомобиле эләгә. Аның водителе туктарга кушкан таләпне үтәми үтеп китә. ДАИ инспекторлары аның артыннан Салават шәһәренә кадәр барган. Руль артындагы 33 яшьлек хатынның анализы исерек булуын күрсәткән. Машинага 6 яшьлек кызы белән улын утыртып ул исерек килеш каршы хәрәкәт юлына да чыккан, светофорның кызыл төсенә дә үтеп киткән. Ярый, бәхеткә авария ясамаган. Бер гаепсез балаларын я имгәтер, я үтерер иде...

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас