Хәвеф-хәтәр
5 апрель 2022, 05:14

Авылларны су баса башлады...

Габдүктә 45 йорт су эчендә калган. 

МЧС по РБМЧС по РБ
МЧС по РБ

Белорет районы Габдүк авылы янында Инзәр елгасында су күтәрелгән. Бу хакта 5 апрельдә төнен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсенә хәбәр иткәннәр.

Әлеге урында елга юлы кинәт кенә 110 градуска кадәр борылып китә. Шуңа борылышка бозлар килеп тыгылган. Нәтиҗәдә 90 участокны су баскан һәм 45 шәхси йорт су эчендә калган. Барлыгы 103 кеше эвакуацияләнгән. Аларның 18е – балалар.

Габдүктә барлыгы 168 йорт исәпләнә. Аларда 549 кеше яши.

“Авыл мәктәбендә вакытлыча тору урыны булдырылган, анда 50 кешене кабул итү мөмкинлеге бар. Әле 10 кеше монда урнашкан. Калганнар – я туганнарында, я күршеләрендә. Малларны хәвефсез урыннарга күчергәннәр. Кирәкле дарулар һәм азык-төлек җитәрлек күләмдә бар”, – диләр ведомствоның матбугат хезмәтеннән.

Бүген биредә коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр эшли. Елгадагы тыгынны бетерү өче бозларны шартлату мәсьәләсе карала.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас