Хәвеф-хәтәр
4 апрель 2022, 15:25

Җиңел машинада тулы бер гаилә кювет астына төшеп китә

Ә кювет юлга кадәр эрегән кар сулары белән тулган...

Эчке эшләр министрлыгыЭчке эшләр министрлыгы
Фото:Эчке эшләр министрлыгы

Ырынбур өлкәсендә трассада 2 апрель кичендә авария була. Skoda Octavia машинасы юлда идарәсен югалта һәм юл кырыена төшеп китә. Юл асты исә язгы кар сулары белән  тулган. Машина эчендәге ир-ат һәм ике бала гомере шунда ук өзелә. 
 
Машина йөртүче һәм ике нәни бала үлеме сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Бу турыда Ырынбур өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Моннан алдагы көнне социаль челтәрләрдә Беляевский районының Рождественка авылы тирәсендә язгы кар сулары кырлардан юлга чыгуы турында хәбәр итәләр. "Оренбург-Беляевка" трассасындагы аварияне күргән кешеләр су биеклеге бик тиз күтәрелүен әйтә.
 
Машиналарны су агымы юып диярлек төшерә, диләр. Зур тизлектә баручылар узып китә алган. Ә менә Skoda Octavia машинасын су уйнатып алып киткән, һәм ул тулысынча баткан. Авария шаһитлары машинадагы хатын-кыз пассажирны коткарган. Ул - хәзер тол хатын, аның ире һәм нәни улы һәлак булган, диелә хәбәрдә. 

Коточкыч кайгы... 

Чыганак: "Интертат"

Читайте нас