Хәвеф-хәтәр
4 апрель 2022, 05:37

300 мең акчасын чит кешегә җибәргән

Алдау һәм алдану очраклары турында күпме кисәтсәк тә, мошенниклар ятьмәсенә эләгүчеләр артканнан-арта бара.

300 мең акчасын чит кешегә җибәргән300 мең акчасын чит кешегә җибәргән
300 мең акчасын чит кешегә җибәргән

Шушы көннәрдә Уфада полиция бүлегенә 25 яшьлек кыз мөрәҗәгать иткән. Ул социаль челтәр аша туганы битеннән акча күчерү үтенече белән хәбәр алуын сөйләгән. Кыз ышанып, үз счетыннан күрсәтелгән счетка 4000 сум күчергән. Туганының аккаунты "җимерек" булуын күргәч, алданганын аңлаган.

Кредит бирү өлкәсендә чираттагы алданучы -Уфада яшәүче 64 яшьлек ир. Ул да полициягә җинаятьченең эзенә чыгып булмасмы дип мөрәҗәгать иткән. Бер көнне аның телефонына чит номердан берәү шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштырган. Ул бик ышанычлы итеп, мошенниклар аның счетыннан үзләренең счетына акчасын күчерергә тырышуларын хәбәр иткән. Шалтыратучы 64 яшьлек ирне кредит рәсмиләштерергә һәм кредит акчасын күрсәтелгән счетка күчерергә үгетләгән. Бу эшләрне башкаргач та, аферист юкка чыккан. Шулай итеп, пенсионер 300 мең сум бурычлы да булып калган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас