

Волгоград өлкәсенең Камышин районындагы Чуханастовка авылында 31 мартта 15 яшьлек кыз баланы соңгы юлга озаттылар. Аны 2,5 ай эзләгәч, мәетен кар астыннан тапканнар.
Башта бала акбурлы тауларга киткән дип уйлаганнар, тик ул бөтенләй башка якта табылган.
«Аны Широкая балка төбендә кар астында таптылар. Бу авылдан 2400 метр ераклыкта. Хәзер бу урында кар 70 см чамасы», – дип сөйләгән Камышин шәһәре буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе Сергей Наумов.
Кыз 13 гыйнварда иртә белән мәктәпкә дип чыгып китә, тик ул укырга килми. Аны эзли башлыйлар. Анасы көндәлеген таба, андагы шомлы язмалар турында сөйли. Көндәлек портфельдә була, ә портфельне кыз урам бәдрәфенә ташлап калдырган.
Мәрхүмә кызның анасы Сурия Корбанова сүзләренчә, кыз көндәлеккә соңгы тапкыр 12 гыйнварда язган. Ул барысыннан да туюын, акбурлы тауларга китәргә җыенуын яза.
Бу вакытта кар күп ява, кызны волонтерлар, полиция эзли. Кыз югалган көнне дә көчле буран, салкын була.
"Якынча белешмә буенча, бала өшүдән үлгән, үлемнең криминаль характерда булуын күрсәтә торган билгеләр юк", - ди тикшерүчеләр.
Чыганак: "Интертат"