Хәвеф-хәтәр
31 март 2022, 06:21

Бүген магнит давылы котыра

Үзегезне начар хис итсәгез, нәрсә эшләргә?

younatali.ruyounatali.ru
younatali.ru

Бүген, 31 мартта, республика башкаласында көчле магнит давыллары теркәлгән. Бу хакта “Гисметео” экспертлары хәбәр итә.

Магнит давыллары төнге 2.00 сәгатьтән бирле котыра. Иртәнге 7.00 сәгатьләргә аның дулкынлануы 7 баллга җиткән. Ә иң югарысы дип 9 балл исәпләнә. Төшке якка таба 5-6 баллга төшәргә тиеш дип фаразлана.

Көн ахырына кадәр магнит давылы тынычлана башлаячак, диләр экспертлар. Ә 20.00 сәгатьләргә ул бөтенләй тынычланачак.

Халык теленә магнит давыллары дип кергән табигать күренеше кояштан бүленеп чыккан зарядлы кисәкчәләрнең Җирнең магнит кыры белән бәрелешүеннән барлыкка килә.

Тикшеренүчеләр әйтүенчә, магнит бураннары кешеләрнең сәламәтлегенә, үзләрен хис итүенә йогынты ясарга мөмкин. Шулай ук техниканың эшчәнлегенә начар тәэсир итәргә ихтимал, диләр белгечләр.

Үзегезне начар хис итсәгез, нәрсә эшләргә?  

  • Контраст душ керергә, әгәр андый мөмкинлек юк икән, тәнне салкынча суга манчылган сөлге белән ышкырга кирәк. Бу кан тамырларын ныгыта.
  • Спиртлы эчемлекләр һәм тәмәкедән тыелып торыгыз.
  • Дөрес тукланыгыз. Ризыкның калориясенә игътибар итегез. Магнит давылы көнне еш, әмма аз ашарга кирәк. Ит, терлек майлары һәм углеводлы ризыклардан баш тартыгыз.
  • Хроник йөрәк-кан тамырлары, нерв системасы авырулы кешеләргә аеруча табиб киңәшләрен төгәл үтәргә һәм даруларны вакытында эчәргә кирәк.
  • Хисчән, кәефе еш үзгәреп торучыларга тынычландыра торган үлән төнәтмәләре эчәргә киңәш ителә.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас