

Хайваннар арасында котыру чирләре турында ишетеп торабыз. Бу вируслы йогышлы авыру кыргый хайваннарда да, йорт хайваннары арасында да очрый.
Котыру чире кеше һәм хайваннар өчен үлемечле дә булырга ихтимал. Шуңа кыланышы адекват булмаган хайван очраса яки тешләсә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә, шулай ук ветеринар хезмәткә хәбәр итәргә кирәк. Ә йорт хайваннарын мондый чирләрдән саклау өчен вакцинация ясатырга киңәш итә ветеринарлар.
Бу уңайдан Башкортстанда хайваннарга котыру чиренә каршы бушлай вакцинация ясау акциясе дәвам итә. Әлеге чара республиканың барлык ветеринария участокларында һәм станцияләрендә бара.
Ветеринария идарәсеннән хәбәр итүләренчә, вакцинация атна саен чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр эшләнә.
Тулырак мәгълүматны район һәм шәһәрләрнең ветстанцияләрендә һәм кайнар линия телефонына шалтыратып белергә мөмкин. Номеры – 8-800-775-58-28.