Хәвеф-хәтәр
29 март 2022, 12:16

Бәхеткә җәрәхәтләнүчеләр юк

Башкортстанда 17 бала булган мәктәп автобусы авариягә юлыккан.

Бәхеткә җәрәхәтләнүчеләр юкБәхеткә җәрәхәтләнүчеләр юк
Бәхеткә җәрәхәтләнүчеләр юк

Борай районында 29 март көнне Уфа-Яңавыл трассасының 165 кмында мәктәп автобусы катнашлыгында юл-транспорт вакыйгасы булды. ЮХХДИ идарәсе мәгълүматләренә караганда, KaмАЗ һәм ПАЗ мәктәп автобусы бәрелешкән. Авариядә беркем дә җәрәхәтләнмәгән. Билгеле булганча, авария вакытында автобуста 17 бала булган. Транспорт чараларына механик зыян китерелгән. Икенче автобус килеп балаларны алып киткән. Юл авариясенең сәбәпләрен ачыклау башланган.

Чыганак: ЮХХДИ идарәсе

Фото: ЮХХДИ идарәсе

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас