Хәвеф-хәтәр
28 март 2022, 08:10

Ник иртә киттегез бу якты дөньядан?

Ростов өлкәсендә елгада 5 һәм 3 яшьлек ике кыз баланың мәетләре табылган.

Ник иртә киттегез бу якты дөньядан?Ник иртә киттегез бу якты дөньядан?
Ник иртә киттегез бу якты дөньядан?

 

РФ Тикшерү комитетыннан хәбәр итүләренчә, Будановка хуторында Яблоновая елгасының боз белән капланмаган участогында ике кыз бала мәете табылган. Берсе – 2017, икенчесе 2019 елгы.  “Кызлар су баткан”, - дигәннәр тикшерүчеләр. Әлеге вакытта җинаять эше ачылган.

Тикшерүчеләр фаразынча, кызлар урамда уйнап йөргән булганнар һәм елга буена төшкәннәр. Бозда шуарга уйлаганнардыр, дигән фараз бар. Язгы бозга ястык калынлыгы булса да ышанма, дигәннәр олылар. Боз буйлап алар елганың уртасына кадәр барып җитә алганнар, әмма бозның эрегән җирен күрмәгәннәр инде күрәсең, суга төшеп киткәннәр...

Чыганак: znamenka.info

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас