Хәвеф-хәтәр
28 март 2022, 15:45

Мылтыклы яшь кыз балалар бакчасында атыш оештырган

Имеш, аны бирегә эшкә алмаганнар...

112ua.tv112ua.tv
Фото:112ua.tv

Красноярск шәһәрендә 31 нче санлы балалар бакчасына 20 яшьлек кыз һөҗүм иткән. Моңа кадәр ул атасын үтергән. 

Балалар бакчасында атыш оештырганнан  соң, кызны кулга алалар. Сорау алган чакта ул атасын да үтерүен әйтә.
28 мартта көндезге икеләр тирәсендә бу кыз бернинди каршылыксыз балалар бакчасына уза. Ул мылтыктан стенага ата. Кесәләрендә ике дистә чамасы патрон була. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының "Красноярское" идарәсе җитәкчесе Геннадий Березин сөйли. 
Ул бирегә канлы фаҗига ясарга килгән, дип фаразлыйлар.  Берничә көн алданрак кыз бирегә эшкә урнашмакчы була. Ләкин вакансия булмау сәбәпле, аны алмыйлар. Бүгенге һөҗүме вакытында кыз болай дип кычкыра: "Биредә хатын-кызларны кимсетәләр, әгәр ир-ат булса, аны һичшиксез эшкә алырлар иде", - ди. Аннары стенага ата. 
Бу вакытта физкультура инструкторы һәм тәрбияче хатын биредәрәк була. Алар агрессив кунакны борып алалар һәм полиция килгәнче тотып торалар. Сорау алганда ул атасын да үтерүен сөйли. 
"Комсомольская правда" хәбәрчесе әлеге фаҗигадән соң бакчага барган. Биредәге балаларны ата-аналары алып киткән. Хезмәткәрләр шок халәтендә. Карап торышка, бакчага керү җиңел түгел: койма, кодлы йозак, керү ишеге дә йозаклы. Ләкин мылтыклы кыз боларның барысын да уза.
Биредә сакчы булмый, диелә хәбәрдә. 
Соңрак мылтыклы кызның Красноярскида билгеле журналист - шәхси телеканалда алып баручы, популяр программалар һәм журналист тикшеренүләре авторы Наталья Кечинаның  кызы булуы ачыклана. 

Чыганак: "Интертат" 

Читайте нас