

26 мартта төнге сәгать 2дә Калтасы авылының Совет урамында урнашкан йортта ут чыккан. Янгын сүндерүчеләр кичекмәстән бу урынга килеп җиткәннәр.
Ихатадагы 5×5 м зурлыктагы бүрәнә йорт төтенли башлаган, верандасына да ут капкан булуы ачыкланган.
"Кызганычка каршы, янгын сүндерү барышында өй эчендә 1969 елгы ир-атның гәүдәсе табылды", -дип хәбәр итә БР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Матбугат хезмәте. - Янгын нәтиҗәсендә ут 6 квадрат метр мәйданда дивар, түшәм, йорт әйберләре зыян күргән.
Янгын тиз вакыт эчендә сүндерелгән. Урында тикшерү-оператив төркем эшли, янгынның сәбәпләре һәм шартлары билгеләнә.