

Кичә, 25 март көнне, Уфаның Вокзал урамында «Лада Гранта» һәм «Renault logan» бәрелешкән.
БР буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, 21 яшьлек «Renault» водителе тән җәрәхәтләре алган.
Ул медицина тикшерүе узудан баш тарткан, диләр. Моның өчен аңа административ материал төзелгән. Машинасын махсус стоянкага алып киткәннәр. Юл һәлакәте факты буенча тикшерү эше башланган.
ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, узган тәүлектә республика юлларында 11 автомобиль һәлакате теркәлгән, аларда 12 кеше тән җәрәхәте алган. Шөкер, үлүчеләр юк.