

24 мартта Белорет шәһәрендә 4 яшьлек бала автомобиль эчендә бикләнеп калган. БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары шундук килеп җиткәннәр. Ярдәм сорап баланың әнисе шалтыраткан. Ул машина ачкычын салонда калдырып чыккан булган һәм сак системасы кинәт ишекләрне бикләгән.Бала эчтә калган. Коткаручылар машинаның ишеген ачып, баланы чыгарганнар.
Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитеты коткаручылары искәртә:
- Автомобильдән чыкканда ачкычыгызны салон эчендә калдырмагыз, балага уйнап торырга да бирмәгез;
- баланы автомобильдә калдырмагыз, хәтта ул йоклаган булса да, эшегез берничә минутлык кына булса да;
- балага нинди төймәгә басып автомобиль эченнән чыгып буласын аңлатыгыз. Шул ук вакытта автомобиль хәрәкәте вакытында бала ишек ача алачагын да онытмагыз, бу очракта «балалар йозагы» системасын куегыз;
- шулай да, әгәр бала автомобильдә бикләнеп калды икән, вакытыгызны әрәм итмәгез, ә тиз арада коткаручыларга шалтыратыгыз. Бердәм коткару телефоны-112.