Хәвеф-хәтәр
24 март 2022, 07:53

Бурдан кала, уттан калмый

Уфада ике бүлмәле фатирда ут чыккан, ике кеше -  дәваханәдә.

Бурдан кала, уттан калмыйБурдан кала, уттан калмый
Бурдан кала, уттан калмый

Уфа шәһәрендә күп катлы йорттагы фатирда янгын чыккан, 40тан артык кеше эвакуацияләнгән. Янгынны сүндерү барышында эчтән 41 кешене, шул исәптән 15 баланы чыгарганнар.

23 мартта көнне Уфаның Дагестанская урамында(Дим бистәсе) урнашкан бер йортның 12 катында фатир янган.

Бу урынга тиз арада барлык хезмәтләр килеп җиткән. Янгын сүндерелгән. Ут ике бүлмәле фатирның мөлкәтен юкка чыгарган.

«1978 елгы ир һәм 1960 елгы хатын янгын нәтиҗәсендә төрле дәрәҗәдәге тән пешүләре белән 18нче санлы хастаханәгә озатылган», - дип хәбәр итә Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Янгынның сәбәбен тикшерәләр.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас