Хәвеф-хәтәр
23 март 2022, 07:50

Дистәләрчә водительне правасыз калдырганнар

Нинди гаепләрен тапканнар соң аларның?

Дистәләрчә водительне правасыз калдырганнарДистәләрчә водительне правасыз калдырганнар
Дистәләрчә водительне правасыз калдырганнар

Башкортстанда дистәдән артык  водительләр  бер үк вакытта машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән – аларга  хәтта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозарга һәм автомобиль руле артына утырырга да  туры килмәгән.

Эш шунда – прокуратура  Туймазы районында документларны тикшергән. Нәтиҗәдә,  шунда яшәүче 13 кешенең төрле категорияләрдәге машина йөртү хокукына ия булуы ачыкланган, гәрчә аларга...  наркомания диагнозы куелса да. Русия законнары буенча мондый диагноз машина йөртү өчен “стоп-фактор” булып тора.

Бу диагноз башка машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен  куркыныч тудырганга күрә, прокуратура судка таныклыклар  гамәлен туктату турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Суд таләпләр белән килешкән – хәзер   бу водительләр  автомобиль руле артына утыра алмый инде.

Фото: news102.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас