Хәвеф-хәтәр
22 март 2022, 06:57

Биш кыз дару ашап агуланган...

Бу препарат кызларның кулына ничек килеп эләккән?

resbash.ruresbash.ru
resbash.ru

Стәрлетамакта 21 мартта шәһәрнең балалар дәваханәсенә мәктәптән ашыгыч рәвештә биш кызны алып киләләр. Алар барысы да – сигезенче сыйныф укучылары.

Якынча мәгълүматлар буенча, кызларның берсе уку йортына өлкәннәр өчен тәгаенләнгән дару алып килә. Бу препарат мускулларның тонусын күтәрү, шулай ук склероз һәм паралич булганда кулланыла.

“Ахирәтләрнең һәрберсе биштән тугызга кадәр дару төймәләрен каба. Һәм шунда ук үзләрен начар хис итә башлыйлар. Кызларны дәваханәгә озаталар. Бүген алар – Уфаның Республика балалар клиник дәваханәсенең реанимация бүлегендә. Хәлләре тотрыклы, әмма авыр булып кала”, – ди вакыйга белән таныш чыганак.

Табиблар кызларның сәламәтлеге өчен көрәшкәндә хокук саклаучылар әлеге даруның ничек кызлар кулына килеп эләгүен тикшерә. Чөнки бу препарат табиб рецепты буенча гына бирелә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас