Хәвеф-хәтәр
21 март 2022, 15:14

Һәлакәткә тарыган самолетта 132 кеше булган

Алар арасында русиялеләр юк. 

progorodchelny.ruprogorodchelny.ru
Фото:progorodchelny.ru

Кытайның көньягында China Eastern  авиакомпаниясенең Boeing 737   пассажирлар самолеты һәлакәткә очраган. Кытай басмалары хәбәр итүенчә, самолет Куньминнан Гуанчжоуга очкан. Һәлакәт таулы районда теркәлгән. Тиз үк эзләү-коткару эшләре оештырылган. Һава судносында 132 кеше  – 123 пассажир һәм 9 экипаж әгъзасы – булуы билгеле.  

Соңрак Кытай властьлары самолетта чит ил гражданнары булмавын хәбәр иткәннәр. Очкыч бортында бары тик Кытай халык республикасы гражданнары гына булган.

“Һава судносының бортында крейсер югарылыгында (крейсер югарылыгы –самолетның даими тизлек режимында очуы) двигателе сафтан чыккан һәм пилотлар очкыч өстендәге контрольне югалткан дип фаразлап була”, – ди Кытайда нәшер ителгән  Aerospace Knowledge журналының  авиация буенча белгече Ван Янъан. Рәсми нәтиҗә самолетның кара тартмаларын тикшергәч билгеле булачагын да өстәде ул.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас