Хәвеф-хәтәр
16 март 2022, 14:15

Юл-транспорт һәлакәтендә балалар җәрәхәтләнгән

Юл йөрү кагыйдәләрен белсәләр “Лада Гранта” һәм “Инфинити” бәрелешмәс иде.

Юл-транспорт һәлакәтендә балалар җәрәхәтләнгәнЮл-транспорт һәлакәтендә балалар җәрәхәтләнгән
Юл-транспорт һәлакәтендә балалар җәрәхәтләнгән

Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә тән җәрәхәтләре алган балалар белән авария теркәлде. Благовещенск-Павловка трассасының 46-нчы километрында (Бедеева Поляна авылы янында) “Лада Гранта” һәм “Инфинити” бәрелеште.

Беренче машинага Әлшәй районында яшәүче  27 яшьлек хатын - кыз идарә иткән. ЮХХДИ ның Благовешенск бүлеге әйтүенчә, ул уң яктан чыккан транспортка юл бирмәгән һәм бәрелеш оештырган. Икенче машинага Уфа районы кешесе идарә иткән.

Ике машинаның да пассажирлары кечкенә балалар булган. Бәхеткә каршы, аларның барысы да махсус балалар кәнәфиендә утырган. Шул сәбәпле генә авыр тән җәрәхәтләре алмаганнар. Шулай да, безнең ил машинасы пассажирының башы җәрәхәтләнгән, икенче машинада булган баланың кулбаш сөяге сынган. Кабатлам әйтәм, балалар махсус кәнәфигә беркетелмәгән булса һәлакәт бик аяныч тәмамланыр иде. Үзегезне уйламасагыз якыннарыгызны, балаларыгызны уйлагыз, дип әйтәсе килә шундый машина хуҗаларына. Юл кагыйдәләрен үтик, имин йөрик юлларда!

Чыганак:blagpanorama.com

Фото:blagpanorama.com

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас