Хәвеф-хәтәр
10 март 2022, 06:35

“Чит ил” кешесе белән танышкан һәм... полициягә эләккән

Нәрсә булган соң?

“Чит ил” кешесе белән танышкан һәм... полициягә эләккән“Чит ил” кешесе белән танышкан һәм... полициягә эләккән
“Чит ил” кешесе белән танышкан һәм... полициягә эләккән

Уфада яшәүче бер ханым полициягә мөрәҗәгать иткән. Эш шунда – ханым социаль челтәрләрдә Логан исеме ир белән танышкан. Янәсе дә,  ул Канадада яши икән.

Болар  берничә атна аралашканнар, канадалы иркәй   39 яшьлек  ханымның ышанычын яулап алган.  Логан,  үзе әйтүенчә,  күптән инде  Русиядә яшәүче  ханым  белән танышырга хыялланган, әмма бер проблема  бар икән – безнең илгә килергә аның акчасы җитеп бетмәгән.

Шулай итеп ул, яңа танышыннан ярдәм сораган – күз яшьләре белән  әҗәткә акча биреп торуын үтенгән. Бурычын кайтарып бирергә вәгъдә иткән. Хатын-кыз ышанучан бит ул,  бу юлы да  ханым иргә ышанган.  Һәм аңа 300 мең сум акча күчергән.

Бу хәллләр нәрсә белән тәмамланды дисезме? Әлбәттә, Канададан берәү дә очып килмәгән, Логан да элемтәгә чыгудан туктаган.  Хәзер бу эш белән полиция шөгыльләнә.

Фото: news102.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас