

Кичә, 9 март көнне Мәскәүнең бер районындагы полиция бүлегенә урамда яңа туган сабый табылуы турында хәбәр килгән.
Аны бер яшүсмер иртән йорт ишегалдында чыккач күргән. Бала исән, сумка эчендә җиңел киемдә яткан, аяк-куллары бик нык өшегән, дигәннәр аны карган табиблар.
Баланың кулындагы биркасы ярдәмендә әнисенең кем булуын ачыклаганнар. 38 яшьлек әзербайҗан хатыны 6 мартта дәваханәдә бала тапкан. "Март башында мин Санкт-Петербургка туганнарыма кунакка килдем. Тик анда кинәт вакытымнан тудырдым", - дип сөйләгән хатын.
Бала табу йортыннан чыккач, ул Мәскәүгә юлланган, шунда сабыеннан котылырга карар иткән. Баланы үстерә алмавы, чөнки үзе бер җирдә дә эшләмәве, ә аның әле 14 яшьлек улы да барлыгы турында сөйләгән.
Аклануы, мескенләнүе дә хатынны җаваплылыктан коткармый, әлбәттә. Җинаять эше кузгатылган, аны 15 елга кадәр колониягә җибәрү көтелә.