+20 °С
Болытлы


Бүген, 9 мартта, республикада кеше үлеменә китергән юл һәлакәте теркәлгән. Авария Туймазы шәһәренең Төньяк урамында 11:0 сәгать тирәсендә булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, ВАЗ-2115 һәм аңа каршы килүче "Mercedes Benz" бәрелешкәннәр. Авария нәтиҗәсендә алган тән җәрәхәтләре аркасында ВАЗ-2115 водителе һәлак булган. Вакыйга урынына тиз үк ЮХХДИ инспекторлары һәм башка хезмәтләр килгән. Авария сәбәпләре ачыклана.