Хәвеф-хәтәр
5 март 2022, 07:17

Әбҗәлилдә җәяүлене машина бәрдергән

Кем гаепле?

Әбҗәлилдә җәяүлене машина бәрдергәнӘбҗәлилдә җәяүлене машина бәрдергән
Әбҗәлилдә җәяүлене машина бәрдергән

Кичә, 4 мартта, Әбҗәлил районында юл һәлакәте нәтиҗәсендә бер кешенең гомере өзелгән.

Республика Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Чиләбе өлкәсеннән килүче «Газель» белән идарә иткән 36 яшьлек ир юл уртасыннан баручы җәяүлене бәрдергән.

"Һәлакәт нәтиҗәсендә, Белорет районы кешесе - 56 яшьлек ир шунда ук җан бирә. Бу хәл кич, караңгы төшкәч теркәлгән. Үлгән ирнең киемендә караңгыда чагылдыручы элементлар булмаган. Водитель кеше күреп өлгерсә, бу аяныч хәл килеп тә чыкмас иде, мөгаен.

Юл кагыйдәләре водительләр өчен генә түгел, һәммәбез аны белергә тиеш.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас