Хәвеф-хәтәр
4 март 2022, 09:49

Шалтыраталар һәм куркыталар

"...Банк исәбендәге акчаларыгызны тиз арада салдырыгыз, югыйсә..."

vhate.byvhate.by
vhate.by

Кеше кайгысында акча эшләп калырга теләүчеләр һәрчак табылып тора.

Көнбатыш илләре һәм Америка безнең банк системасына карата чикләүләр керткәч, мошенниклар активлаша башлаган. Шулай дип кисәтә Русия Үзәк банкы.

Кырын эш кылучылар кешеләргә шалтыратып, “банк исәбендәге акчаларыгызны тиз арада салдырыгыз, югыйсә, SWIFT сүндерелгәннән соң аларны ала алмаячаксыз”, дип куркыталар. Мондый хәбәрләргә ышанырга һәм паникага бирелергә кирәкми, диләр банк хезмәткәрләре.

Русия банкларындагы исәпләрдәге акчалар саклана һәм теләгән һәр кеше аларны теләгән вакытта алала. Кайсыбер банкларның SWIFT системасыннан сүндерелүнең моңа йогынтысы юк. Чөнки SWIFT – ул финанс мессенджер, аның белән бар дөнья банклары куллана. Аны сүндерү банкларның халыкара эшчәнлегендә уңайсызлыклар тудыра, әмма  ил эчендәге операцияләргә тәэсир итми, дип аңлаталар Үзәк банктан.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас