Хәвеф-хәтәр
4 март 2022, 11:17

Ике егетебезне югалттык

Алар Украинада махсус операция вакытында һәлак булганнар.

Ике егетебезне югалттыкИке егетебезне югалттык
Ике егетебезне югалттык

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бүген «Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлеге конференциясендә авыр хәбәр җиткерде:  "Зианчура районы егете, лейтенант Алексей Кондратьев хәрби постта вафат булды. Офицер барган автомобиль авыр юл һәлакәтенә эләккән. Исәнгол авылында аның әти-әнисе, хатыны һәм биш айлык сабые яши. Өлкән сержант Кузьма Евгеньевич Николаев, Кармаскалы районында туган, шулай ук сугыш биремен үтәгәндә һәлак булган. Без туганнарының, якыннарының, Алексей һәм Кузьманың хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашабыз. Без хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләрен ташламыйбыз, кирәкле ярдәм күрсәтәчәкбез», - диде Радий Хәбиров.  Конференциядә катнашучылар өлкән лейтенант Алексей Кондратьевны һәм өлкән сержант Кузьма Николаевны бер минут тын калып искә алдылар. "Украинада махсус операциядә катнашучы барлык егетләр дә хәрби бурычларын батырларча үти – чын геройлар.  Без сезнең белән, кадерле балалар! Сезнең белән бөтен Русия», - дип ассызыклады республика җитәкчесе.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас