

Бүген иртән Октябрьскийда кеше үлеменә китергән авария теркәлгән, дип хәбәр итәләр БР буенча ЮХХДИ идарәсендә. Юл-транспорт һәлакәте иртәнге 7.00 сәгатьтә Северная урамында булган.
"Беренчел мәгълүматлар буенча, Opel Astra белән ВАЗ-2112 бәрелешкәннәр. Авария нәтиҗәсендә ВАЗ водителе алган җәрәхәтләрдән үлгән. Opel автомобиленең – ике, ВАЗның бер пассажирына медицина ярдәме таләп ителгән. Вакыйга урынында ЮХХДИ һәм һәм башка хезмәтләр эшли. Авария сәбәпләре ачыклана”, – дип хәбәр иттеләр БР буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтендә.
Язга да аяк бастык. Кояш карап, көндезен эретә, кичкә һәм төнлә туңдыра. Шул сәбәпле юлларда аеруча сак булырга киңәш итәләр. Юл инспекторлары бозлавык шартларында аеруча тизлекне арттырмаска, обгонга чыкмаска киңәш итә.
Чыганак: bashinform.ru