

Бу хәл кичә башкалабыз Уфаның Сельская Богородская урамында кичә, 28 февральдә, теркәлгән. Гражданнарны яклау идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, кар авырлыгыннан торак йорт түбәсе, дөресрәге аның бер өлеше, җимерелгән.
“Ишелгән түбәнең мәйданы – 100 квадрат метр. Шөкер, фатирлар зыян күрмәгән. Идарә итүче компания түбәне кардан чистарткан. Әлеге вакытта аны төзекләндерү эшләре башланган”, – Гражданнарны яклау идарәсендә.
Зыян күрүчеләр юк.
Бүген язга да аяк бастык! Соңгы арада көннәр җылы тору сәбәпле, биналар түбәләрендәге кар шактый авырайды. Шуңа аларны вакытында авыр кар катламнарыннан арындырырга кирәк.
Чыганак: bashinform.ru