Хәвеф-хәтәр
1 март 2022, 05:50

Балыкка чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган

Аны шунда ук эзләргә чыкканнар.

Балыкка чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаганБалыкка чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган
Балыкка чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган

Кичә кич соң гына 112 Системасы шалтыратуларын эшкәртү үзәгенә Әбҗәлил районы Михайловка авылыннан ерак түгел 1981 елгы балыкчы югалуы хакында хәбәр килгән. Аны шунда ук эзләргә чыкканнар. БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә,  югалган  балыкчыны җирле полиция бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә авыл биләмәсе башлыгы тапкан.

Ведомствода шуны искә төшерәләр:

-күңелсез очракларга юлыкмас өчен,  балыкка барыр алдыннан якыннарыгызга үзегезнең маршрутыгыз һәм кайтыр вакыт хакында хәбәр итегез;

-таныш булмаган урыннарга бармагыз;

-балыкка барыр алдыннан телефоныгызның зарядкасы тулы булсын, үзегез белән пычак, компас, шырпы, фонарь һәм сыбызгы алыгыз;

-үзегез белән ризык һәм эчәр су запасы, кирәкле дарулар булсын;

-сәламәтлегегез һәм физик халәтегезне  дөрес итеп бәяли белегез.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас