

Башкортстанда баласы белән хатын-кыз йорт түбәсеннән төшкән кар астында калган. Бу хәл Бәләбәй районының Приютово авылында була. 30 яшьлек әни кеше һәм аның баласы ашыгыч ярдәм хезмәте бүлегенә озатыла. Медицина тикшерүе узгач, алар амбулатор дәвалануга җибәрелделәр, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты.
Шул ук вакытта Күмертау шәһәрендә Ленин урамындагы йорт түбәсеннән 42 яшьлек хатын-кызга бозлы кар килеп төшкән. Зыян күрүче зур җәрәхәтләр алмаган һәм дәваханәгә салудан баш тарткан.
Чыганак: newsbash.ru
Фото: newsbash.ru