

Республика юлларында пассажир транспорты белән булган аварияләр саны кими дип әйтеп булмый. Февраль ае йомгакларын барлый башласак аеруча күңелсез саннар күрәбез. Мәсәлән, 3 февральдә җәмәгать транспорты катнашлыгында 3 авария теркәлде. Уфа-Чишмә трассасының 23 кмында ПАЗ автобусы («Башавтотранс») һәм Nissan Terrano бәрелешә. Автобус Уфа-Чишмә маршруты буенча рейска чыккан. Салонда 15 пассажир булган, беркем дә җәрәхәтләнмәгән. Җиңел машина йөртүчесе медицина ярдәме алгач өенә җибәрелгән. ПАЗ пассажирлары авария булган урыннан резерв автобус белән озатылган. Шул ук көнне НефАЗ автобусы йөк машинасы белән бәрелешә. Автобус Уфадан Яр Чаллы маршруты буенча 100 км үтәргә өлгергән. Авария Күккуян һәм Ивачево авыллары арасында була. Бу көнне Уфада НефАЗ автобусы микроавтобус белән бәрелешә. Бәхеткә, авариядә беркем дә зыян күрмәгән.
9 февраль көнне Уфада юл инспекторлары пассажир автобусы йөртүчене кулга алды. Ул машина йөртү таныклыксыз рейска чыккан. Бу кеше Октябрьнең 50 еллыгы урамында иртәнге 10да, пассажирлар хезмәтләндергән вакытта кулга алынган. Ул инде өч ай буена таныклыксыз йөргән булган.
Административ хокук бозулар кодексы нигезендә аңа 20 мең, юридик затка 100 мең сум күләмендә штраф салынган. Ноябрь аенда ул үз машинасын йөрткәндә исерек хәлдә тотылган һәм ел ахырында суд аны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткән. Шулай булуга карамастан, ул “Башавтотранс” компаниясенә эшкә урнаша алган. Дәүләт компаниясенә эшкә таныклык тикшермичә дә алалар микәнни дигән урынлы сорау туа.
Автобуска утырудан башлап, кемнең машина йөртүен һәм гомеребез өчен җаваплы булуын беркайчан да белмибез. Шуңа күрә автобуска утыру белән ныклап тотынып утырырга гына кала инде.
15 февраль көнне Рус драма театры янында. НефАЗ "Башавтотранс" автобусы һәм ЮХХДИ ның Шкода Октавия машинасы бәрелешә. Ашыгыч ярдәм хезмәте вакыйга урында, ике хезмәткәргә медицина ярдәме күрсәтә. Автобус 226 маршрут буенча хәрәкәт иткән. Пассажирлар тән җәрәхәтләре алмаган. Ял көннәрендә аварияләр саны аеруча арта.
Иглин районындагы М-5 "Урал" федераль трассасында "Лада Калина" белән идарә итүче 47 яшьлек Уфа кешесе җәяүлене бәрдергән.
ЮХХДИ идарәсе хәбәр итүенчә, Иглин районында яшәүче кеше машина юнәлешендә юл читеннән барган булган. Һәлакәт нәтиҗәсендә 46 яшьлек ир-ат вакыйга урынында үлә. Вакыйга сәбәпләрен һәм шартларын ачыклау өчен тикшерү башланды.
Соңгы көндә республика юлларында барлыгы 11 машина авариясе теркәлде, аларда бер кеше үлде, 13 кеше яраланды. Якыннарыбызны кайгыга салмыйк, юлларда тизлекне һава торышына карап сайлыйк!
26 нчы февральдә Башкортстан трассасында томан аркасында пассажир автобусы авариягә дучар булды. Пассажир автобусы катнашындагы авария Әлшәй районында булды. ЮХХДИ идарәсе матбугат хезмәте белдерүенчә, томан шартларында ВАЗ-2115 һәм “Форд Транзит” бәрелешкән.
“Авария нәтиҗәсендә корбаннар булмады. Машиналарга механик зыян килгән. Салонында сигез пассажир булган автобус Раевка - Уфа маршруты буенча хәрәкәт иткән булган ", - ди юл инспекцясе идарәсе. Барлык пассажирлар башка автобуска утырып юлларын дәвам иткән.
Юл кагыйдәләрен үтик, бер- беребезгә игътибарлы булыйк! Барыбызга да имин, хәерле юллар!
Чыганак:ЮХХДИ
Фото: Башинформ